Бразилиядә — бәйсезлек,
Мозамбикта — җиңү, Халыкара хәрби уенчыкны юк итү көне
- 1707 — француз натуралисты, биолог, язучы Бюффон дөньяга килә.
- 1812 — мәшһүр Бородино сугышы башлана.
- 1907 — француз шагыйре, әдәбият өлкәсендә Нобель премиясенең беренче лауреаты Франсуа Сюлли-Прюдом вафат була.
- 1918 — Якуп Колмый, башкорт совет шагыйре туа.
- 1926 — Испания Милләтләр Лигасыннан чыга.
- 1940 — 50 төн дәвам иткән Лондон бомбардировкасы башлана.
- 1950 — Фәрхәт Мостафин, грек-рим көрәше буенча дөнья чемпионы дөньяга килә.
- 1980 — Азәрбайҗан җырчысы Нигәр Җамал туа.
Әгерҗе районы (рус. Агрызский район) — Татарстан Республикасы составындагы административ-территориаль һәм муниципаль берәмлек (муниципаль район). Республиканың төньяк-көнчыгышында урнашкан, Удмуртия белән чиктәш. Административ үзәге — Әгерҗе шәһәре, Казаннан 304 км көнчыгышка таба һәм Ижаудан көньякка 36 км ераклыкта урнашкан. Татар авылы беренче мәртәбә 1646 елда телгә алына. Пугачев восстаниесе басылганнан соң, 1775 елда Әгерҗе Нократ губернасының Сарапул өязе составына керә. 1914-1915 елларда авыл яныннан Казан-Урал тимер юлы салына. Станциягә нигез салынганнан соң Әгерҗе төбәкнең иң эре транспорт төене булып китә. Әгерҗе районы беренче тапкыр 1924 елда оеша. 1963 елда аның территориясенә Алабуга авыл хуҗалыгы районына кертелә, әмма бер елдан Әгерҗе районы элеккеге чикләрдә яңадан торгызыла. 2020 елга районның мәйданы 1796,62 м2 тәшкил иткән.
Сез беләсезме?
- Казан консерваториясе ректоры 30 яшендә Россиядә иң яшь сәнгать фәннәре докторы, үз белгечлеге буенча иң яшь профессор булган.
- Дөньядагы мөселман халкының 1/3 е диярлек Африка кыйтгасында яши.
- Индоарий теленең 14 миллионнан артык сераики халкы сөйләшә торган рәт язмасыз диалектлары нигезендә барлыкка китерелгән тел Пакъстанда һәм Һиндстанда таралган.
- Сан-Томе һәм Принсипи дәүләтенең башкаласына шәһәр статусын 1525 елда Португалия короле Жуан II бирә.
- Чуашлар үзләре яшәгән авылдагы мәчетне янгыннан саклап кала.
- Ун яшендә Сталиннан ярдәм сорап язган хаты мишәр малаена күренекле рәссам булырга юл ачкан.
- Уфада туган рапирачы кыз, финалда аягы сызлауга түзеп көрәшә һәм Россия җыелма командасына Олимпия алтын медале китерә.
- Үзе тәмамлаган уку йорты каршында «Кара генерал»га кара бюсты куелган.
- Беренче тапкыр 2000 елда гына Гаити мөселманнары вәкиле ил парламентына депутат булып сайланган.
- Казан император университетының медицина факультетын тәмамлаган табибка 1939 елда, диссертация язмыйча һәм якламыйча да, хатын-кызлардан беренче буларак, медицина фәннәре докторы гыйльми дәрәҗәсе бирелгән.
- Россия Федерациясендә иң өлкән яшьтәге депутат (97 яшь) Спас районы Иске Рәҗәп авыл җирлеге депутаты булган.
- 1884 елда ачылганнан соң, бер көнгә түгел, хәтта бер намазга да ябылмаган мәчет Сембер өлкәсендә урнашкан.
- Бакалы районында чиркәүне Рәлиф Хәниф улы Бикбулатов, мәчетне Олег Владиславович Юдин җитәкли.
Көн үзәге темалары
COVID-19 коронавирус авыруы пандемиясе дәвам итә, дөнья буйлап SARS-CoV-2 вирусының яңа штаммнары тарала.
Татарстан Республикасында Идел буенда Исламның кабул ителүенең 1100 еллыгы һәм Цифрлаштыру еллары билгеләнә.
Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин карары нигезендә,
РФ кораллы көчләре күрше
Украина эчендә хәрби чаралар башлады. Өченче бөтендөнья сугышына юл ачмау өчен, җавап буларак Зур җиделек,
Аурупа Берлеге һәм башка беректәшләре
Русия Федерациясе һәм анарга ярдәм итүче
Белорусиягә карата икътисади санкцияләр кертте, кайбер чит ил шәхси бизнес хуҗалары һәм башка инвесторлары бойкот игълан итте.
НАТО әгъзалары илләренә утлы һөҗүм белән кергән чит ил көчләренә уңышлы каршылык күрсәтә алулары өчен Украина кораллы көчләренә хәрби техниканы җибәрә башлады.
АКШ үз тарихында икенче ленд-лиз турында канунны кабул итте.
/
ССРБның соңгы җитәкчесе Михаил Горбачёв вафат.
БМО бастырган хисабы
Кытай Халык Җөмһүрияте үзенең Шеңҗан-Уйгыр автономияле районында яшәүче уйгырларга карата гамәлләре белән кешелеккә каршы җинаять кылуы ихтималы турында белдерде.
Жан-Батист Жозеф Фурье (фр. Jean-Baptiste Joseph Fourier) — француз математигы һәм физигы. Жан-Батист Жозеф Фурье тегүче гаиләсендә 15 баланың 12нчесе булып (әтисенең икенче никахында 9 нчы бала) дөньга килә. Аның әтисе чыгышы буенча Лотарингиядәге кечкенә шәһәрчектә кибетче гаиләсеннән. XVI—XVI гасырларда Жан-Батист Жозеф Фурьенең икетуган бабасы Пьер Фурье контрреформациядә танылган фигураларның берсе була. Аның әнисе Эдме 1777 елда вафат була. Ул вакытта Фурьега 9 яшь булган. Шул ук елны әтисе дә вафат була. Чиркәү музыканты җитәкчелек иткән үзенең мәктәбендә Фурье француз һәм латин телләрен өйрәнү буенча үзенең уңышларын күрсәтә. 12 яшендә Осер епискобы ярдәме белән Фурьены бенедиктиннар монастыре каршындагы хәрби мәктәпкә урнаштыралар. 13 яшьтә Фурье математика белән кызыксына, ә 14 яшендә инде ул Безуның 6 томлык «Математика курсын» үзләштерә. ↪ Дәвамы
| Сайланган cоңгы портал: | Фән / |
| Сайланган cоңгы исемлек: | Япон теле язуы / |
Сайланган мультимедиа
Таныш булыйк
Википедия — Бөтендөнья пәрәвезе киңлекләрендә Вики механизмы ярдәмендә универсаль энциклопедия үстерү проекты.
Дөньяның 300 телендә бүлекләре булган Википедиянең максаты — теләсә нинди кеше үзгәртүләр кертеп яхшырта алган, ирекле килеш кулланыла алырлык объектив һәм тикшеренә алырлык эчтәлек тәкъдим итү. Тел-ара координацияләү эшендә лингва-франка буларак инглиз теле кулланыла.
Проект табигате нигез принциплар белән билгеләнә. Эчтәлеге Creative Commons CC BY-SA хокуки лицензиясе буенча булдырыла һәм кулланыла.
Җаваплылыктан баш тарту
Википедиянең Интернетта яшәвенә ярдәм итүче
Катнашу
- Катнашырга: Нигез тәртипләр һәм башка кагыйдә-киңәшләр белән танышып алыгыз, һәм вики-этикетны хөрмәт итегез; теркәлү киңәш ителә, әмма мәҗбүри түгел.
- Ярдәм кирәк: Ярдәм битләрне карап чыгыгыз, анда хәл ителмәгән сорауларны исә булышу үзәгебездә сорагыз; теркәлгән катнашучылар ярдәм күрсәтергә әзерлеген белдергәннәре арасыннан актив волонтёрларга мөрәҗәгать итеп, остаз булулары турында сорый алалар.
- Көчләрегезне тикшерергә: Өйрәнү урынында үзгәртүләр кертеп карагыз яки мәкаләләрне язу / төзәтү киңәшләре белән танышыгыз.
- Акча белән ярдәм итү: Википедия укучылары ясаган иганәләре аркасында энциклопедиябез тулысынча бушлай һәм рекламадан азат. Иганәгез аны үстерергә һәм ирекле буларак сакларга ярдәм итә ала.
- Википедия турында фикерләр: Нәрсә уйлаганыгызны белдерегез - Telegram / VK.com.
Русия Федерациясе буенча илкүләм Викимедиа оешмасы
ВМРУ (мета) һәм аның коллегалары уздыра торган онлайн һәм офлайн вакыйгалары
Бөтендөнья Викимедиа җәмгыятьләренең күптелле хезмәттәшлекләрендә вәкилебез
"Татар телле викимедиачылары" төркеме (мета) оештыра торган вакыйгаларда катнашу.
Җәмгыять
Җәмгыятебез мәкаләләргә үз өлешен тематик проектлар кысаларында һәм бит эчтәлеге турында аралашу урыннары ярдәмендә уртак хезмәттәшлеген башкарган катнашучылардан оеша.
Уртак идеалыбыз — "һәрбер кеше бар булган гыйлемгә ирекле килеш ирешә алган бер дөньяны барлыкка китерү".
Википедиянең татар телле бүлеге җәмгыяте 43 379 теркәлгән катнашучыдан тора, алардан 82 соңгы ай дәвамында кимендә бер үзгәртү кертте. Проектыбызның тотрыклы үсүе өчен 5 катнашучыбыз хезмәт функцияләрен башкаруга сайланган.
Проектыбыз кече, автохтон, Россия һәм Төрки халыклар телләрендәге Википедияләр төркемнәренә керә һәм дөньяның төрле илләрдәге күптеллелекнең әһәмиятен аңлаганнарның ярдәмен күреп яши.
Вики-кырларыбыз
- Хәзерге вакыйгалар
- Көн тәртибендәге мәсьәләләр
- Соңгы яңалыклар
- Статистика
- Вазыйфалар
- Стратегия
- Эшчәнлек планы
- Алдынгыларыбыз
- Тиешле мәкаләләр исемлекләре:
- 1 000 • 10 000 • 50 000
- Татар теле: мәкалә - портал - татВП проекты (ВМРУ проекты) - тематик агач
- Татарнамә: мәкалә - портал - проект (бүлекләре) - тематик агач - күптелле исемлек
- Татарстан: мәкалә - портал - проект - тематик агач - күптелле исемлек
- Ай хезмәттәшлеге темасы
- Сайланган эчтәлек
- Соңгы үзгәртүләр
- Яңа битләр
Тирә якта
Тәкъдим ителгән мәкалә: Q1564911 — ингл. Acids in wine / фр. Acides du vin / кыт. 葡萄酒中的酸 — тат. Шәраб кислоталары
| ...Ни мәгънә бар эзсез яшәүдә, Түбәнлектә, тарлык, кимлектә? ↪ Дәвамы... |
Тугандаш проектлар
Викиверситет — белем бирү аланы
Викиҗыентык — медиафайллар саклагычы
Викикитап — дәреслекләр һәм белешмәлекләр
Викимәгълүмат — фактик мәгълүмат-белем базасы
Викиөзек — өземтәләр җыентыгы
Викисәфәр — юл күрсәткече
Викисүзлек — сүзлек һәм тезаурус
Викитөрләр — биологик төрләр
Викиханә — оригиналь текстлар
Викихәбәрләр — хәбәрләр агентлыгы
Мета-Вики — проектара хезмәттәшлек аланы
Викимедиа инкубаторы — яңа тел бүлекләре
MediaWiki — «MediaWiki» буенча белешмә
Phabricator — технологик платформаны үстерү
